Әлеге сайтта сез, татар әдипләренең мавыктыргыч әсәрләрен укып, ул әсәрләр буенча ясалган рәсемнәр, мультфильмнардан өзекләр карап, вакытыгызны күңелле һәм файдалы итеп үткәрә алырсыз.

ТЫЛСЫМЛЫ КИТАП

Тылсымлы китап – битләрен ачып уку мөмкинлеге булган интерактив әсбап ул. Әлеге китап тавышландырылган. Димәк, аны тыңлау мөмкинлеге дә бар. Китаптагы рәсемнәрне зурайтып карарга була. Ә китерелгән видеоөзекләр китап белән танышуны тагын да мавыктыргычрак итәр.

ТУЛЫРАК

АЛСУ

Алсу – татар телен популярлаштыру һәм үстерү максатыннан, классик татар әсәрләренә нигезләнеп, кече яшьтәге мәктәп балалары өчен эшләнгән уникаль проект. Әлеге интерактив визуаль сайтта укучы игътибарына аудиокитаплар тәкъдим ителә. Төймәгә басып, әсәр текстындагы аңлашылмаган сүзләрнең мәгънәләре белән дә танышырга мөмкин.

ТУЛЫРАК

БАЛА

«Бала» – балалар өчен рәсемле һәм тавышландырылган татарча әкиятләрдән, татар язучыларының әсәрләреннән торган коллекция. Кушымтаның интерактив функцияләре (караоке, текстны кабызу/сүндерү) аны, туган телне һәм әдәбиятны уен формасында мавыктыргыч итеп өйрәнү, шулай ук балаларның белем дәрәҗәсен киңәйтү өчен уникаль чара итә.

ТУЛЫРАК

Китаплар

Мәгълүмат

Проект Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән эшләнде.